Буа районы көмеш волонтерлар,"Ак калфак"татар хатын- кызлары оешмасы әгьзалары һәм "Буа моннары"вокаль ансамбле җырчылары күмәкләшеп токмач кисү буенча остаханә үткәрде. Шәһәрнен Р.Сагьдиев ис.мәктәбеннән килгән кызларнын олы апаларыннан осталыкка өйрәнү теләкләре көчле иде,бер-береннән уздырып камыр да бастылар, уклау тотып җәяргә дә керештеләр.Апалары исә хатын кызнын унганлыгы токмачнын калынлыгы,нечкә итеп кисүе белән билгеләнә- дип яшь кызларга кинәшләрен бирделәр.Изге Рамазан аенда киселгән "Өй токмачы Халыкара хатын-кызлар, 8 Март бәйрәме белән котлап Бөек Ватан сугышында тылда хезмәт иткән әбиләргә бүләк итеп тапшырылды.
Совет ветеранов Буинского района