Кайбицкий МР. Сугыш баласы Наҗия апа Гыйлаҗева.

5 февраля 2025 г., среда

Сугыш баласы  - Наҗия апа  Гыйлаҗева

Быел илебездә Бөек Җиңү таңы атканга 80 ел тулып килә. 80 ел... тулы бер кеше гомере... Инде ул вакытта туган балалар да олыгайган, әби- бабайлар булган... Кайсылары бакыйлыкка күчкән... Тере тарих булган  сугыш чоры балалары... Алар турында   җентекләп мәгълүмат җыясы, һәрберсенең гыйбрәтле язмышын яктырткан   материал туплап каласы, өлгерәсе иде. Вакыт бездән шуны таләп итә. Аларның тарихыннан авыл тарихы, ил тарихы языла.  Шул максаттан язылган  язмамның герое - Мөрәле авылына ерактан,   казах далаларыннан килен булып төшкән, сугыш баласы Наҗия апа  Гыйлаҗева.

Спас районы Дала Йорткүле авылында 1940 елның салкын кышында, 5 гыйнварда Каюм һәм Миңлеҗамал гаиләсенда Сания апасына сеңелкәш итеп алып кайталар аны. Яшь гаиләнең бәхетле  вакыты озакка сузылмый. Әтисе Бөек Ватан сугышы башланган  июнь аенда ук хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе ала. Фронттан 1-2 хаты килә Каюм абыйның, 1942 елның җәендә  хәбәрсез  югалды дигән язу кәгазе... Авыр тормыш, әтисез көннәр башлана, йортсыз,  кеше өстендә яшәү... Шуңа өстәп, авылдагы башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфында укыганда бәхетсезлек сагалап тора кечкенә кызны. Иртә белән дәрескә ашыкканда,  самовардан кайнар су коелып,  бик нык пешә, озын кыш айлары хастаханәда  үтә. Ул вакыттагы әрнү- сызланулары әле дә исендә  Наҗия апаның. Ул терелеп чыккач,  1956 елда Миңлеҗамал апа кызларын алып читкә - Казахстанның Чимкент шәһәренә  күчеп китә. Ул вакытта булачак ире  Мансур  шундагы  авиация полкында  хэзмәт итә. Язмыш аларны хәрби берләшмәнең клубында  очраштыра. Озак та үтми, яшьләр  кавышып гаилә кора. Очрашып йөргәндә үк Мансур абый белән бергә  авылдашы  Хәйрикамалның туганнарына кунакка алып баруын сагынып искә алды язмам герое. Мансур абый өч ел армия хезмәтеннән соң Чимкентта калырга була, эшкә урнаша. Озак та узмый, 1959 елның язында,  әнисеннән хәбәр алганнан соң, уйлары үзгәрә,  яшь хатынын туган ягына алып кайта ул.   Төп нигездә Гайникамал әби, энеләре Миңгалим,  апалары Миңкамал белән  7 ел дус- тату яшиләр.  Бер- бер артлы ике малай, ике кыз бала алып кайталар.  Тыныч кына, үз җаена барган тормыш кинәт кенә шартлап сына... 1971 елның  август аенда Мөрәле МТСыннан эш белән Казанга барганда юл һәлакәтенә очрап, шофер Мансур абыйның гомере өзелә. Бишенче баласы Рәмилне газиз иренең өчесендә таба Наҗия апа. Озак та үтми, 1972 елда, 12 яшьлек беренче баласы Рафаил авырып китә.  Олы йөрәкле, һәр баланың хәленә керүче сыйныф җитәкчесе Равия Рәхимҗан кызы Сираҗиева (мәрхүмә әнием рухына дога булып барсын) ашыгып  ярдәм кулы суза яраткан укучысына. Ул СССРның Югары Советы депутаты,  Совет хатын- кызлар комитетын җитәкләгән,  беренче хатын- кыз космонавт  Валентина  Терешковага хат яза. Озак та үтми, Мәскәүдән жавап килә, астма белән газап чиккән  балага Калининград өлкәсендәге Бөтенсоюз  балалар сәламәтләндерү диспансерына юллама бирелә.  Әтисенең олы бертуганы Габдрахман абыйсының (1  группа сугыш инвалиды)  поезд белән Прибалтика аша Калининградка  илтүен әле бик яхшы хәтерли хәзер инде үзе өч оныкка дәү әти булган  Рафаил абый.  Түрә балалары арасында берүзе булган гади татар малае  4 ай буе астмадан дәваланып, тулысынча сихәтләнеп кайта. Андагы бердәнбер татар малае аңа яхшы иптәш була. Соңрак тагын бер тапкыр Анапада ял иттергән Габдрахман абыйсын, олы җанлы, кайгыртучан укытучы  Равия апасын  бүген тирән ихтирам,  олы рәхмәт хисләре белән искә ала   Нажия апаның  үзе кебек үк кешелекле олы улы.

Язмышның кырыс сынаулары алдында югалып калмый, алга карап яшәргә көч таба  Спас - Болгар кызы. Балаларын дөрес тәрбияләп, аякка бастыра, укыта, өйләндерә, кияүгә бирә. Иренең туганнары аны ташламый, гомере буе аларның нык ярдәмен тоеп яши ул.  Күмәк хуҗалыкның балалар бакчасында пешекче булып та, кырчылыкта да,  төрле тармакта хезмәт куя, балалары һәрвакыт кул арасында, төп булышчылар.  Шуңа өстәп, кайнатасы Шиһабетдинның ялгыз калган бертуганы Хәбирә апаны, авылда сугыштан соң туган балаларның  атаклы кендекче әбисен,  үзенә алып кайтып, 14 ел тәрбияли. Тик, язмыштан узмыш юк, диләр, бу сабыр хатынны алда тагын кырыс сынаулар көтеп торган икән... 1999 елның  иртә килгән язында, күршеләрдән ут чыгып,  45 минутта  йортлары янып китә. Бернәрсәсез, урамда утырып кала Наҗия апа улы, килене, өч кечкенә оныгы белән. Ул вакыттагы рәттән янып беткән өч  нигездә куркыныч кукраеп утырган таш мич күренешләре хәзер дә күз алдыннан китми авыл кешесенең. Шул дәхшәтнең өченче көнендә төпчеге Рәмилне югалта ана...

Күргән авырлыкларны җиңеп чыгарга, сынмаска- сыгылмаска, алга таба ышаныч белән карарга  көчле рухы, татар хатыннарына гына хас булган сабырлыгы  булыша Наҗия апага.  Сабыр төбе- сары алтын, диләр, бүгенгесе көнне ул,  булганына шөкер итеп,  улы Рафаил, килене Гүзәл белән аңлашып, матур итеп яши, димәк, Гыйлаҗетдин  абзыйның борынгы нигезендә тормыш дәвам итә...Олы кызы Равизә 1962 елгы, хәзергесе көндә Мәскәүдә яши,  икенче кызы Резедә 1965 елгы, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә, авылда башка чыгып яшәүче Рәмисе 1967 елгы, барысы да кайтып, килеп хәлен белеп торалар.

27 январьдә узган отчёт җыелышында авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинның  85 яшен тутырган Наҗия апага туган көне уңаеннан Рәхмәт хаты белән чәчәкләр тапшыруы - гади, чын татар карчыгына авыл халкының ихтирам билгесе.  Илгә- көнгә һәр көн тынычлык теләп, дүрт баласы, кияү - киленнәре, күп санлы онык- оныкчыкларына ходайдан  сәламәтлек, бәхетле гомерләр бирүен сорап, биш вакыт намазын укучы  бу Ак Әбигә мин  җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, балаларының игелеген күреп, бәрәкәтле гомер кичерүен теләп калам.

 

Мөрәле авылы Ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International