Азнакай муниципаль районы Сәпәй авыл җирлегендә СВОдан ялга кайткан солдат белән очрашу үткәрелде. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хаева Галия Маликовна бу чараны оештыруда башлап йөручеләрдән булды. Солдатны чәй табыны белән каршыладылар һәм бүләкләр тапшырдылар,тиз көннәрдә җиңү белән сау- сәламәт әйләнеп кайтуын теләп калдылар.