Кайбицкий МР. День гармониста

28 ноября 2024 г., четверг

25 ноябрь - гармунчылар көне. Барлык шушы талант ияләрен һөнәри көннәре белән котлыйбыз.

Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның...

Гармунчы булсын ярың...

Их, гармуннар уйный белсәм...

Гармун, гармунчылар турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Үзенең уңай энергетикасы, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтү сәләтенә ия гармун моңнарын кем генә яратмый икән?

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә

... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр.

Бу уен коралы гади булуына карамастан, анда халык көйләрен дә, әстрада җырларын да, классик әсәрләрне дә башкарырга мөмкин.

Гармун сүзе гармонияне, матурлыкны, аһәңлекне аңлата.

Гармун көнен 25е үткәрү символик көчкә ия. Гармунның уң кулга да, сул якка да 25 төймәсе бар.

Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган.

Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләр бар әле!

Безнен әти Рәшит авылда гармунчы, әнкәй Роза җырчы иделәр. Авылда клубта   бер концерт та алар чыгышыннан башка узмаган. Аларның дуэт итеп "Көтуче белән сыер савучы" җырын берсе гармунда  уйнап,   икенчесе җырлап барлык халыкның куңеленә үтеп керүен сагынып искә төшерә  әле өлкән буын кешеләре.

Без бала чакта кыш кергәч әти белән әнкәйне кич белән өйдә сирәк күрә идек, чөнки кышкы сугымнар беткәч  аылда    бер-берсен  кунакка чакыру,  туйлар  башлана иде. Нинди бәйрәм ди инде ул гармунсыз? Айда утыз көн булса, алар утыз  алты мәҗлескә чакырулы  иделәр. Гармунчы чираты белән мәҗлес көне билгеләнә. Кайсы кәннәрдә икешәр кешегә бара иделәр. Хуҗаларның  мэҗлесне ничек тә куңелле уздырасы килә бит.

 Менә шундый заманда, жырлы - моңлы гаиләдә устек без.

Һәр нәселнең, һәр гаиләнең кадерләп саклаган ядъкәре була. Бездә ул – нәсел тальяны! Гарифулла бабабызның туганы Хикмәтулла уйнаган 1814 елгы тальян гармун!  Гармунчылар белән дә данлыклы нәселебез! Бер генә бәйрәмебез дә гармун моңнарыннан башка узмый.

Тальян гармун –Рәшит  бабам истәлеге

Моң сыздыра абыем Рамил  кулында

Гореф-гадәт, төп йорт йолалары

Дәвам итсен буыннан – буынга

Әйе, без бу турыда горурланып әйтә алабыз - безнең гармунчы булып китүебез ходай тарафыннан салынган,  буыннан буынга күчеп килгән,  сәләт ул.

 

Борындык авыл җирлеге  ветераннар советы  рәисе Зөбэрҗэт Хәйбуллина

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International