8,9,10 нчы ноябрь көннәрендә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе үтә. Әлеге акция инде 9 нчы ел рәттән уздырыла, елдан-ел үзенең масштабын киңәйтә бара. Әлеге акциягә без дә теләп кушылдык. Кошман мәктәбендә уздырылган диктант язу мәйданчыгында туган телләре язмышына битараф булмаганнар үзләренең көчен диктант язуда сынап карадылар. Диктант өчен быел Шәриф Камалның " Матур туганда" романыннан өзек сайланган. Әлеге акция безне мәктәп елларына алып кайтты, туган телебез белән горурлану хисләре уятты. Татар теле сөючеләрен берләштергән әлеге акциянең максаты да- татар телендә грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә әдәби телне белү белән кызыксындыруны арттыру да. Әлеге чарада өлкән яшьтәгеләр дә теләп катнашты.
Садриева Розалия, Кошман авылы җирлеге ветераннар советы рәисе.