Апастовский МР. Апаслылар “Тормышка 10000 адым“ Бөтенроссия акциясенә чыкты

8 апреля 2021 г., четверг

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан районда төрле чаралар үтә.

Райондашлар Бөтенроссия “Тормышка 10000 адым“ акциясенә теләп кушылды. Әлеге акция “Бердәм Россия“ партиясе тарафдарлары ветераннар Советы һәм пенсионерлар Союзы белән берлектә “Өлкән буын“ региональ проекты, “Демография“ милли проекты кысаларында оештырылды.

“Райондашларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, яшь озынлыгын арттыру, өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту максатыннан спорт һәм ял чарасына чыктык“, – диде “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.

Акциягә хезмәт коллективлары да кушылды. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов җәяүләп Апас урамнары буйлап атлаган спорт сөюче райондашларны районның тарихы, сәламәтлек көненең барлыкка килүе һәм максатлары белән таныштырды.

“1948 елдан бирле 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша алучы чараларда катнашалар. Бүген дә төрле буын кешеләре җыелып, сәламәтлек сагына бастык, – диде Рәмис Ногманов.

Юлга кузгалганчы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәркемгә сәламәтлек теләде, спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

Билгеләнгән араны узган райондашлар, ветераннар, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр Үзәк ял паркына флешмобка җыелды.

«Мондый уңайлы һәм гади, шул ук вакытта матур, массакүләм чаралар күбрәк булсын иде. Акциядән соң сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары күбрәк булыр дип өметләнәм. Гадәти җәяү йөрү дә кешенең нормаль физик активлыгын сакларга ярдәм итә бит, - диде үзенең иң актив өлкәннәре белән акциядә катнашучы, районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Бөтенроссия акциясендә катнашкан өлкәннәргә «Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле бүлекчәсеннән истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Акциядә катнашучылар арасында “Апастово-информ“ коллективы да бар иде.

“Һәр көн саен җәяү йөрергә тырышам, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Акциягә дә теләп чыктым“, – диде “Звезда“ газетасы буенча редактор урынбасары Елена Җамалиева.

Флешмоб тәмамланганнан соң да, райондашлар таралырга ашыкмадылар. Алар район мәдәният хезмәткәрләренең матур җырларын тыңлап ял иттеләр.

 

 

(7 апрель, “Апастово-информ“).

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International