Апас районы Олы Бакырчы авылында 86 яшьлек Әминэ апа Гайнуллина мастер класс курсәтте

18 апреля 2018 г., среда

Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәукәт Галиев исемендәге музейда"Чигешләрдә куңел җылыбыз" дигэн кичэ үтте

Кичәгә авылның ак әбисе Әминэ апа Гайнуллина, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде. 86 яшендэ булса да бер минут та тик тора белмәүче, җор телле, уңган-булган Әминә апа үзенең чигү үрнәкләре, башмак бәйләү серләре ачты, сөлге чигү буенча мастер класс курсәтте

Әминә апаның яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә, ачлык, юклыкны да кичерә. Кияүгә чыккач, өй өчен үзе чиккэн сөлге, карават, өстәл җәймәләре, челтәр, пәрдәләр белән бизи. Үзләренә өй салып башка чыкканда ире белән парма-пар эшли, урманын да ега, бүрәнә дә ташый. Тормышның ачысын да, төчесен дә үз иңнәрендә күтәргән, бала хәсрәте дә кичергән Әминэ апа бүген дә гел хәрәкәттә. Матур гөлләр, чәчәкләр үстерә, бәйли, тегә, чигә. Үз акчасын биреп Чирмешэн елгасы аша салынган асылмалы күпер төзеткән. Моннан 65 ел элек чиккән, бирнә сандыгында сакланган сөлгесен музейга буләк итеп калдырды.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International